«Аларга кирәгрәк»: Татарстан «Донбасска – китаплар» бөтенроссия акциясендә катнаша

«Бердәм Россия» партиясе оештырган «Донбасска – китаплар» бөтенроссия акциясе республикада старт алды. Ул 13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

– Татарстан «Донбасска – китаплар» бөтенроссия акциясенә кушыла. Республиканың барлык районнарына да хатлар җибәрдек. Белем бирү, мәдәният, спорт учреждениеләрендә Донбасстан күченеп килүче балалар өчен китаплар җыялар. Чынлыкта, бу бик мөһим акция. Китап – тормыш өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр исемлегенә кермәсә дә, аларның җитмәве сизелә, – диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Кече Ватан мәдәнияте» партия проекты координаторы Людмила Рыбакова.

Аның сүзләренчә, бүген «Бердәм Россия» партиясе күчеп кайтырга мәҗбүр булган кешеләр өчен азык-төлек, кием-салым, медикаментлардан торган гуманитар ярдәм җыя.

«Өем дә юк, шәһәрем дә»: Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри эвакуацияләнүчеләр поезды кайтты

– Татарстанга Украина, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 1000гә якын кеше кайтты. Аларга дарулар белән тәэмин итүдә, белем бирү учреждениеләренә, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтәләр. Китапларга да ихтыяҗ зур. Балалар китап белән тәрбияләнеп үссен өчен әлеге акция аеруча мөһим, – диде ул.

Акция Донбасс балаларына рус телендәге китаплар укырга, белемле булып үсәргә мөмкинлек бирү максаты белән оештырыла. Күбрәк сәнгать, белем, публицистик әсәрләргә, балалар өчен уенчык-китапларга, махсуслаштырылган әдәбиятка өстенлек бирелә. Акциянең беренче көнендә китап җыю пунктына волонтер отрядларыннан шактый балалар җыелган иде. 4 сыйныфта укучы Тимур да үзенең китапларын алып килгән.

– Мин үземнең яраткан китапларымны алып килдем. Монда Корней Чуковский хикәяләре, Агния Барто шигырьләре, әкият китаплары. Мин инде бу китапларны укып чыктым. Донбасс балаларына бик теләп бирәм. Аларга кирәгрәк, – диде ул.

10 сыйныфта укучы Дилә сәнгатькә багышланган китаплар алып килгән:

– Китап уку һәр кеше өчен файдалы. Әлеге китаплар аларга уку процессыннан төшеп калмас өчен кирәк. Үзем яратып укыган рус классикларының – Чехов, Пушкин, Достоевский китапларын тапшырам.

                                                                                                   Ләйсән Сафина


Фикер өстәү