8 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне

2006 елның 31 маенда Президент указы белән гамәлгә куела. Бүген Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча Россиядә 80 хәрби комиссариат эшли.

Халыкара чегәннәр көне

1971 елны бу көнне Лондонда беренче Бөтендөнья чегән конгрессы ачыла. Анда дөньяның 30 иленнән делегатлар катнаша. Форумда Халыкара чегәннәр берлеге оеша. Бүген бу оешма 40 илнең чегәннәрен берләштерә. Чегәннәр Европада, Көньяк Азиядә, хәтта Төньяк Африка, Төньяк һәм Көньяк Америка, Австралиядә яшиләр. Аларның саны 18 млн га җитә.

Кырым операциясе

78 ел элек (1944) Бөек Ватан сугышы барышында Кырым операциясе башлана. Ул 12 майда тәмамлана. Нәтиҗәдә Керчь, Евпатория, Симферополь, Бакчасарай, Алушта, Ялта шәһәрләре азат ителә. Кара диңгез флотына төп базасы булган Симферополь кайтарыла.

Россия әләме

104 ел элек (1918) Россия триколоры кызыл әләмгә алыштырыла. Октябрь революциясеннән соң дәүләт флагы сыйфатында эмблемасы да, язуы да булмаган дүртпочмаклы кызыл сукно кулланыла. Ул норматив документлар белән гамәлгә куелмаган була. 1918 елның 8 апрелендә Яков Свердлов аны рәсмиләштерү тәкъдиме белән чыга.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү