Казан Россиянең «юмарт» шәһәрләре рейтингында дүртенче урынга чыккан

Март аенда Казан Россиянең «юмарт» шәһәрләре рейтингында дүртенче урынга чыккан. Шәһәр халкы шәхси әйберләрен ешрак бушлай биреп җибәргән. «Авито» порталы тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Казанлыларның 2,1 проценты (порталдан файдаланучылар турында сүз бара) игълан аша сатылган товары өчен түләү алмаган.

Бу җәһәттән беренче урынга Мәскәү (14%) чыккан. Икенче урында – Санкт-Петербург (5,6%). Краснодар (2,4%) – өченче урында.

Казанда март дәвамында бушлай биреп җибәрелгән әйберләр алдагы айдагыга караганда 11 процентка күбрәк булып чыккан. Бигрәк тә йорт һәм бакча кирәк-яраклары бик юмарт өләшенгән. Узган айда әйберне түләүсез генә биреп җибәрү турындагы игъланнар февральдәгегә караганда 19 процентка күбрәк урнаштырылган. Сәгать, бизәнү-ясану әйберләре, балалар кием-салымы һәм аяк киеме 10 процентка күбрәк бүләк ителгән. Ә инде шөгыль һәм ял өчен кирәкле товарлар белән бүлешү 7 процентка арткан.


Фикер өстәү