ВИДЕО: Татарстанда су кондызы ир-атка һөҗүм иткән

Гадәттән тыш хәл Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр һәм Ленин урамнары чатында булган. Шаһитлар төшергән роликтан күренгәнчә, зур гына гәүдәле су кондызы шәһәр урамында йөри һәм койма аша чыкмакчы була.

Шаһитларның берсе, җәнлекне якыннанрак төшерергә уйлап, аңа якын ук килә. Камераның якты уты су кондызын ярсытып җибәрә һәм ул үзен фотога төшергән ир-атка ташлана.

 


Фикер өстәү