Бала күңелен кем аңлар?

Гаиләдә төрле хәлләр була. Кайчак сабыр канатлары сына һәм ир белән хатынга бары тик бер юл – аерылышу кала. Шул чакта балага ничек ярдәм итәргә? Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» һәм Казан шәһәр Думасының «Өмет» хатын-кызлары оешмалары катнашында узган «түгәрәк өстәл»дә сөйләштеләр.

Республикада быел өч айда, узган ел белән чагыштырганда, аерылышучылар саны 7 процентка кимегән. Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, балигълык яшенә җитмәгән бала үстерүче гаиләләр арасында да аерылышу очраклары кимү күзәтелә икән. «2019 елда 11628 мең гаилә таркалган булса, узган ел 9585 мең  очрак теркәлгән», – диде ул.

Гөлшат Нигъмәтуллина яшь гаилә бергә яшәүнең беренче 5–10 елында аңлашылмаучанлыклар кичерә дигән фикердә. Шунлыктан аерылышуларның 60 проценты нәкъ менә шушы вакыт арасында теркәлә икән.

– Күп очракта аерылышырга теләвен хатын-кыз җиткерә. Сәбәпләрен бер-беребезне аңлый алмыйбыз, хыянәт, ирем матди хәлне кайгыртмый дип аңлаталар. Тиз генә карар кылалар да аерылышырга гариза илтәләр. Ашыкмаска кирәк, – ди ул.

Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец фикеренчә, гаиләдә балигълык яшенә җитмәгән бала булса, аңа психологик ярдәм күрсәтергә кирәк. Баксаң, ата-ананың аерылышуы  стресс дәрәҗәсе буенча үлемнән кала икенче урында тора икән.

– Әгәр ата белән ана аерылышырга теләсә, алар психологлардан ярдәм сорарга тиеш. Моны мәҗбүри итәргә кирәк. Чит илләрдә мондый алым кулланыла. Болай эшләү баланың психикасын саклар иде. Европа илләрендә әлеге хезмәт өчен 1,5–2 мең евро түләргә кирәк. Ә бездә бушлай оештырыла, – ди  Ирина Волынец.

Очрашуда төрле фикерләр яңгырады. «Әтиләр союзы» вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар «Җаваплы әти-әни мәктәбе»  проектын тәкъдим итте. Яшьләр өйләнешкәнче үк, гаилә өчен җаваплы, балалар алдында бурычлы икәнен белергә тиеш, ди алар. Гаилә кыйммәтләре турында да сөйләргә киңәш итәләр.

Казанның Совет районы опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ирина Смирнова да бала язмышы белән уйнамаска өнди.

– Күп очракта суд карары үтәлми. Әни кеше баласын әтисенә күрсәтергә теләми, яки киресенчә, әти кеше каршылык күрсәтә.  Кая барырга белмәгән бала  зур стресс кичерә. Үз эченә бикләнә, тормышка карашы үзгәрә. Тулы булмаган гаиләдә үскән бала үзе дә ныклы оя кора алмый, – ди ул.

Казан шәһәр Думасының  «Өмет» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Людмила Андреева, Гаилә кодексы һәм Суд кодексына үзгәрешләр кертергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Алар бу уңайдан Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкләр.

– Без бу теманы күптән күтәрәбез. Әлбәттә, шәһәр Думасы көче белән генә бу сорауны хәл итә алмыйбыз. Безгә федераль дәрәҗәгә дә чыгарга туры киләчәк, – ди ул. – Хәзер бит судлар читтән торып та үтә. Балалар үстергән гаилә өчен болай эшләү дөрес түгел. Моны судьялар да аңлый, әмма законга каршы бара алмыйлар. Аерылышканда бала бүлә алмау очраклары да бар. Психологлар бу ата-аналар белән сабыйлары язмышы хакында сөйләшергә тиеш. Балага кем белән яшәү яхшырак булу турында белешмә бирелгәнче, аерылышу процессы тукталып торырга тиеш. Моның өчен закон кирәк.

Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре – һәрдаим парламентның игътибар үзәгендә. «Очрашуда ата-аналар аерылышкан вакытта баланың  ниләр кичергәнен аңлаган кешеләр катнашты. Минемчә, бу – җитди эшнең башы гына әле. Киләчәктә без бу теманы дәвам иттерәчәкбез», – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү