Тинчурин театрында премьера: Мәдинәнең тарихы нәрсәгә өйрәтә?

Шашкын мәхәббәт, гөнаһ һәм иман арасында бәргәләнү, фаҗигале язмышлар… Татар театры сәхнәсендә өр-яңа тема. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театрында Илгиз Зәйниевнең «Мәдинә» спектакле премьерасы булды.

«Мәдинә» драмасының драматургы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев. Спектакльнең жанры гыйбрәтле хәл дип куелган. Рольләрне Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Альбина Гашигуллина, Салават Хәбибуллин, Ирек Хафизов һәм Гөлназ Нәүмәтова башкара. Премьераның бер үзенчәлеге – пьеса «ак шигырь» белән язылган.

– «Мәдинә» пьесасы нигезендә борынгы грек мифы «Медея» сюжеты ята. «Медея» сюжетының безнең җирлектә ничек була алганын уйладым. Мин шигырь язмыйм, ә бу әсәр ак шигырь белән язылган һәм ул үз урынын тапты, – ди моның турында Илгиз Зәйниев.

– Татар театры, татар сәхнәсе өчен, әлбәттә, бу – чит тема. Пьесаны беренче тапкыр укып чыккач, башта каршы килгән идем. Татар театры, тамашачысы өчен кирәк әсәрме, дип уйландым. Илгиз Газинурович ышандыра белде, «тамашачы күрсен, белсен, бу бит безгә дә хас темалар», – диде. Монда үлчәүнең бер тәлинкәсендә – намус, иман, икенчесендә гөнаһ, җәза дигән нәрсәләр. Геройлар кайсы юлны сайлавын һәр кеше үзенчә аңлар, бәлки борчыган сорауларына җавап та табар, – диде спектакльдә Мәдинә ролен башкаручы Резедә Сәләхова.

Спектакль тормышта булган хәл-вакыйгаларга нигезләнгән. Сюжеты да гап-гади. Мәдинә белән Җәүдәт бер-берсен яраталар, әмма егет байлыкка кызыгып, башка кызга өйләнә. Ләкин алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар, гөнаһ кылып яшәүләрен дәвам итәләр. Моны аңласа да, кайнар сөю хисләрендә янган Мәдинә үзенә каршы килә алмый. Ахыр чиктә геройлар сайлаган юл аларны фаҗигагә китерә.

– Мәхәббәт – мәңгелек тема, аның матур ягы, ямьсез ягы була. Ул нинди зур бәхет китерсә, шундый ук зур фаҗигаләр дә китерә. Чынлап та, гыйбрәтле хәл. Театр сәхнәсеннән тормышның начар яклары күрсәтелә, уйланырга азык бирелә, шуннан нинди гыйбрәт алырга икәнен тамашачы үзе хәл итәр, – ди Җәүдәт ролен башкаручы Артем Пискунов.

Әсәрдә шәхеснең эчке каршылыгы калку итеп куела. Кызганыч, кешенең караңгы ягы якты ягын җиңүгә ирешә. Тормышка үтеп кергән имансызлыкның чагылышы булган бозыклык, гөнаһ, зина кылу кебек күренешләр – әнә шуның нәтиҗәсе. Геройларның гөнаһлы тормыш алып барганын декорацияләрнең кызыл төстә генә булуы да күрсәтә. Чөнки кызыл төс ул –  мәхәббәт, ут-ялкын төсе дә, кан төсе дә, фаҗига төсе дә.

Гаять киеренке хис-кичерешләр «учагы»нда янган Мәдинә җанына тынычлык эзли, сабырлык сорап, Аллага мөрәҗәгать итә. Намазга басып, гөнаһларын юмакчы була, әмма гөнаһ кылудан туктый алмый. Психологик киеренке халәттәге кыз чынбарлык белән хыял чигендә яши, ул ниндидер аңсызлык, саташулы хәлдә. Мәдинә генә түгел, Җәүдәтнең хатыны Галия (Гөлназ Нәүмәтова) дә шулай. Ире хыянәт иткәнне белеп яшәгән хатынның «мин – иремнең бердәнбер хатыны» дип әйтүе дә шуңа ишарә. Мәдинәнең дус кызы Нәфисә (Альбина Гашигуллина) образы да аерым игьтибарга лаек. Дәртләреннән шашкан Мәдинә һәм Җәүдәттән аермалы буларак, Нәфисә дөньяга ялкынлы хисләр белән түгел, салкын акыл аша карый. Үзе эчтән янса да, «әйбәт әсәр» килеп чыксын өчен дустын да, сөйгән егетен дә сынау алдына куеп, язмыш белән уйнаганнарын күзәтеп торырга әзер ул.

Биредә мәхәббәт шатлык, бәхет, рәхәтлек белән бергә кайгы-хәсрәт, хыянәт, намус газаплары да китерү фикере яңгырап кына калмый, бәлки соңгысы вакыйга-күренешләрдә өстенлек итә. Җәүдәт җәзасын бу дөньяда ук ала, юл һәлакәтендә янып үлә. Мәдинәнең йөрәгендә нәфрәт очкыны һәм үч алу теләге кабына. «Үч алырга бер җай чыкмый калмас, булыр! Моның өчен мин тәмугны айкап чыгам», – ди ул. Кечкенә чагында балаларын ашаган песине күргән Мәдинә, песи кебек, карынындагы балаларын юк итә. Тик моның белән ул Җәүдәтне дә, аның нәсел калдырырга хыялланган әтисен дә җәзаламый, ә үз-үзеннән үч ала.

Мәдинәнең тарихы тетрәндергеч. Тормыш-көнкүреш вакыйгаларына нигезләнгән пьеса социаль-иҗтимагый яңгыраш ала, аерым шәхесләр трагедиясе халык фаҗигасе булып үсә. Татар театрында кешелек җәмгыятендәге иң актуаль проблемаларның берсен калкытып кую һәм аның нинди куркыныч китерүен сурәтләү шуның белән әһәмиятле дә. Әмма күңелдә юлдан язган хатынга Мәдинә исемен бирү ни дәрәҗәдә аклана, дигән сорау калды.

                                                                                                   Ләйсән Сафина


Фикер өстәү