Татарстанда М-12 юлын төзүчеләргә хезмәт хакын түләмәү буенча җинаять эше кузгатылган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе М-12 юлын төзүгә җәлеп ителгән оешманың эшчеләргә хезмәт хакын түләмәү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Сүз уңаеннан, быел гыйнвар аенда Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре юл төзүгә җәлеп ителгән башка субподряд оешмасы җитәкчелегенә карата җинаять эшен тикшерү нигезендә, 6 хезмәткәргә 313 мең сум күләмендә хезмәт хакы буенча җыелган бурычны түләтүгә ирешкән.


Фикер өстәү