Ничә яшьтә эш табу җиңел булуын ачыклаганнар

Superjob.ru үткәргән тикшеренүләрдә 30 яшьтән 35 яшькәчә эш табу җиңелрәк булуы ачыкланган. Ир-атлар өчен 30-32 яшьтә, ә хатын-кызларга 33-35 яшьтә эш табуның кыенлыгы юк. Сораштыруда Россиянең барлык федераль округларыннан 3 мең кеше катнашкан.

Бигрәк тә 50 яшьтән узганнар эш табу кыенлыклары белән очраша. Ир-атлар өчен 54-56 яшьтә, ә хатын-кызлар өчен 54-59 яшьтә эш табу өчен гади чор түгел. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

60 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр өчен бу процесс ул кадәр катлаулы узмый.

Карьера ясаганда хатын-кызларга кыенракка туры килә. Бары тик 33-35 яшь һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр генә искәрмә булып тора. Алар бу вакытта яңа эш урыны табу буенча ир-атларга караганда азрак борчыла.

 


Фикер өстәү