“Зәкят” хәйрия фонды районнарда ифтарлар уздыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында ифтарлар уздыра.

Әлеге ифтарлар Татарстан Республикасы районнарында оештырыла һәм халыкның аз керемле катламнарын күздә тотып уздырыла. Алар арасында  күпбалалы гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче әниләр, өлкән һәм авыру кешеләр бар, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.


Фикер өстәү