Казандагы «Макдональдс»та янгын чыккан

Узган төндә Казанның Сәет Галиев урамында урнашкан Макдональдста төтен исе чыккан. Янгын сүндерү бригадасы тиз арада әлеге урынга килгән.

Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 7нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең 2нче янгын-коткару бүлекчәсе килеп җиткәч урамда урнаштырылган реклама тактасы януын ачыклаганнар. Янгынны җәмәгать туклануы персоналы янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндереп өлгергән булган.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Коткаручылар бригадасы килгәнче 6 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Нәтиҗәдә 4 квадрат метрлы реклама элмәсе янган. Янгынның сәбәбе ачыклана.


Фикер өстәү