Ленд-лиз яңадан кайта

Россиянең көнбатышында бара торган кискен конфликт үзенең яңа этабына чыкты: НАТО блогы Украинаны яшермичә һәм актив рәвештә коралландыра башлады. «Российская газета» бу хакта «АКШның Оборона министрлыгы Украинаны үзенең яңа коралын сынау өчен файдалана» дигән язма бирде.

Көнбатышта да моны яшермиләр: «Украина Switchblade камикадзе-дроннарын сугышта тикшерү өчен полигонга әйләнергә мөмкин», – диләр. Американың Миссисипи штатындагы Билокси шәһәрендә украинлы сугышчылар шундый дроннарны кулланырга өйрәнеп кайтканнар икән. Моннан тыш Пентагон Байден администрациясенең Украинага Россиянең хәрби аэродромнарына һөҗүм ясарга яраклы корал бирергә әзер булуын хәбәр итте. Моңарчы әле Киевны җиңелчә кораллар белән генә коралландыралар, куәтле кораллардан иске совет техникасын гына китерәләр иде. Вазгыятьнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: әлегә кадәр хәрби ярдәм бушлай күрсәтелде. Хәзер коралны башка схема белән китерәчәкләр. Берничә көн элек АКШ Сенаты «Ленд-лиз турында акт» дип аталган закон проектын кабул итте. Бу закон Байденга Киев белән кичекмәстән корал сату турында килешүләр төзү мөмкинлеге бирә. Ленд-лизның Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында СССРга корал сату ысулы буларак мәйданга чыкканын беләбез. Аның асылы шуннан гыйбарәт: коралны бүген аласың, акчасын соңыннан түлисең. Долларның, алтынны кысрыклап чыгарып, дөньякүләм бердәнбер резерв валютасына әверелүендә ленд-лиз өлеше бар, чөнки СССР Бөек Ватан сугышы елларында алган корал өчен зур күләмдә алтын белән түләргә мәҗбүр булды. АКШ иң күп алтын запасына ия булган дәүләткә әйләнде. Үткән гасырның кырыгынчы елларыннан соң корал ташуның мондый ысулы беренче тапкыр яңадан әйләнеп кайта.

Киевка башка дәүләтләр дә актив кораллы ярдәм күрсәтә. Элекке Варшава договоры илләреннән иске совет техникасы китерелә. «Төрек радиосы» апрель башыннан конфликт мәйданында күтәреп йөртелә торган зенит-ракета комплексы Martletның күренә башлавын хәбәр итә. Martlet – кечкенә күләмле күпмаксатлы идарә ителешле ракета икән. Ул – британ коралы. Бөекбритания хәрбиләре кулына да әле ул 2020 елда гына килеп кергән. Димәк, хәрби бәрелешләрдә беренче тапкыр сынала. Башта ул корабларга каршы ракета буларак эшләнгән.

«Төрек радиосы» да мондый яңа төр коралларның мәйданга чыгуы Көнбатыш коралының Украинага килүендә яңа этап булып торуын ассызыклый.

Искә төшерик: махсус хәрби операция башлангач ук, Россия дипломатиясе Киевка хәрби ярдәм күрсәтелгән очракта җавап булачагын әйткән иде. НАТО блогы илләренең бу юнәлештә актив эшчәнлек алып баруы конфликтны көчәйтә, аны яңа югарылыкка чыгару ихтималы белән хәвефне арттыра.

                            Рәшит Фәтхрахманов

Фото: пиксебай

 


Фикер өстәү