Татарстанда автомобильдә утырган егетләргә аткан ирне эзлиләр: яшьләрнең берсе үлгән

Бу хәл республиканың Лаеш районында булган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, билгесез зат берничә тапкыр автомобильдә утырган яшь кешеләргә аткан һәм качкан.

Нәтиҗәдә бер егет үлгән, икесе яраланган, аларны хастаханәгә озатканнар. Хәзер һөҗүм итүчене эзләү һәм тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү