Татарстанда һава торышы бозыла. Гидрометеорология үзәге шулай дип кисәтте.
Шимбә көнне төнлә бераз явымлы, көндез исә аяз булачак. Төнлә 1-3, көндез 5-7 градус җылы булыр дип фаразлана. Ә инде якшәмбедә синоптиклар бик көчле карлы яңгыр булуы турында кисәтә.
Киләсе атна башында да шундый ук һава сакланачак.