Рөстәм Миңнеханов спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты ярышларын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты ярышларын карады.

Турнир 6-17 апрельдә Россиянең 43 төбәгеннән 350 спортчы катнашында уза. Аның нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасына кандидатлар сайлана. Татарстаннан чемпионатта 17 кеше катнаша. Рөстәм Миңнеханов Россия спорт гимнастикасы федерациясе президенты Василий Титов белән бергә берничә төр ярышны берләштергән дисциплинада ир-атлар арасында финал ярышларын карады.


Фикер өстәү