Татарстанда бер ир сөяркәсен кыйнап, суга батырып үтергән

Кичә Бөгелмә елгасында 46 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Хатын-кызның кабыргалары сынган,  суга батырып үтерелгән дигән фараз да бар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шулай дип белдерде.

Озакламый әлеге җинаятьтә шикләнүчеләрнең эзенә төшкәннәр. Алар Бөгелмәдә яшәүче өч кеше булып чыккан,  берсенә 17 яшь булуы мәгълүм.

Җинаятьчеләрнең берсе сөяркәсе белән низагка кергән һәм аны кыйнаган. Ир моның белән генә туктап калмаган, аннары дусты белән елга буена алып килеп, хатын-кызны суга батырганнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү