Татарстан юлларыннан 60 йөк машинасы чүп җыелган

Татарстанда федераль юлларның тирә-юне, тукталышлар, ял мәйданчыклары җыештырылып, барлыгы 121,5 тонна – 60 йөк машинасы чүп җыеп алынган.

Моннан тыш юл билгеләре, яктылык кайтаргычлар, киртә-коймалар, җәяүле сукмаклары, мәгълүмат такталары, тавыштан саклау экраннары кышкы пычрак-тузаннан чистартыла, ватык светофорлар һәм башка техник чаралар тәртипкә китерелә, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправдор» матбугат хезмәте. Чистарту-җыештыру эшләренә көн саен 120 эшче, 45 берәмлек техника җәлеп ителә.  Ә инде көннәр тәмам җылынгач, юллардагы сызыклар яңартылачак, тиешле буяу эшләре башкарылачак.


Фикер өстәү