Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә республикадан өстәмә түләү тәртибе расланды

Украина, Донецк һәм Луганск халык республикаларында махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең һәм Росгвардия хезмәткәрләренең гаиләләренә Татарстаннан өстәмә түләү тәртибе расланган.
Республика Хөкүмәте карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган. Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле поручение биргән булган.
Һәлак булганнарның гаиләләренә 2шәр миллион сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк. Шарты: махсус операциядә гомере өзелгән хәрбиләр республика территориясендә туган, яшәгән яки биредә җирләнгән булырга тиеш. Акча хәрби хезмәткәр гаиләсенең һәр әгъзасына бертигез өлештә күчереләчәк.
Бу максатка акча Татарстан Республикасының резерв фондыннан алыначак. Шул ук вакытта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, акчаны иясенә тиз генә җиткерү өчен, 2022 елга һәм планда каралган 2023,2024 елларга Татарстан бюджетында министрлык өчен күздә тотылган средстволардан файдалана алачак.


Фикер өстәү