Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булганнарның гаиләләре республикадан өстәмә матди ярдәм алачак. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле Указга кул куйган.
Документ нигезендә, мондый гаиләләргә бер тапкыр 2 миллион сум биреләчәк. Ватан алдындагы бурычын каһарманнарча үтәгән якыннарын югалтучылар өчен өстәмә финанс ярдәме булачак бу.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Украинда махсус операция вакытында һәлак булган барлык хәрбиләрнең гаиләләре әгъзаларына закон буенча иминият акчасы һәм бер тапкыр бирелә торган акча – 7 миллион 421 мең сум күчереләчәген хәбәр иткән иде. Моннан тыш һәлак булган хәрбинең гаиләсенең һәрбер әгъзасына айлык акчалата компенсация түләнеләчәк.