4 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Чын кеше
80 ел элек (1942) һава сугышында лейтенант Алексей Маресьевның Як-1 самолетына дошман һөҗүм итә. Очучы немецлар басып алган территориягә төшеп утырырга мәҗбүр була. Ул, яраланган килеш, 18 тәүлек буена фронт сызыгына таба үрмәли. Очучыны Валдай районының Плав авылы кешеләре табып ала. Аны гостиатальгә җибәрәләр, анда ике аягын да кисәләр. 1943 елның июнендә Маресьев сафка баса, 1943 елның 24 августында Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Аның батырлыгын Борис Полевой «Чын кеше турында повесть» китабының сюжетына нигез итеп ала.

Үлем җәзасы
269 ел элек (1753) Елизавета Петровна Россия империясендә үлем җәзасын юкка чыгара. Патшабикә, хакимияткә килсәм, бер кешене дә тормышыннан мәхрүм итмәс идем, дип әйткән дигән сүзләр легендага кереп калган. Үлем җәзасы чыбык белән суктыру һәм каторга хезмәтләренә алыштырыла. Аңлашыла ки, чыбык белән суктыруга бар кеше дә түзә алмаган, әмма инде бу казна үлеме дип саналмаган.

НАТО
73 ел элек (1949) Төньяк Атлантика килешүе оешмасы (НАТО) төзелә. Бу документ Вашингтонда имзалана. Аны гамәлгә куючылар – 12 ил: АКШ, Канада, Исландия, Бөекбритания, Франция, Бельгия, Нидерланд, Люксембург, Норвегия, Дания, Италия, Португалия. Хәзер бу оешмага 30 ил керә.

С витамины
90 ел элек (1932) Америка биохимигы Чарльз Глен Кинг С витаминын таба. Ул лимон согыннан с витаминын бүлеп чыгаруга биш ел гомерен сарыф итә. С витамины нерв системасына, кан тамырларын ныгытуга, кан әйләнешен нормальләштерүгә уңай тәэсир итә. Шулай ук организмны вируслардан һәм бактерияләрдән саклый.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү