Владимир Путин: «Кибет киштәләре товарлар белән тулып килә»

Президент басым ясап әйткәнчә, ил икътисады нормальләшә, сум курсы февраль ае башындагы күрсәткечкә омтыла.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, кибет киштәләре янә товарлар белән тулып килә. Кибетләрдә ыгы-зыгы бетте, ихтыяҗ тотрыклылана, дип яза ТАСС.
Путин басым ясап әйткәнчә, ил икътисады нормальләшә, сум курсы февраль башындагы күрсәткечкә якынлаша. Аның әйтүенчә, беренче квартал йомгаклары буенча уңай сальдо 58 миллиард доллардан артып киткән, ә бу – тарихи максимум. Моннан тыш банкларга чит илләрнең “тере” валютасы кайта, кешеләрнең кертемнәре үсә.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, халыкны аеруча инфляция мәсьәләсе борчый. Әйбәт яңалык: ул акрынлап тотрыклылана. Соңгы ай ярым эчендә Россиядә бәяләр 9,4 процентка арткан, ә инфляция 8 апрельгә 17,5 процент тәшкил иткән.

Президент шулай ук Россия икътисадындагы эчке ихтыяҗны сакларга кирәклеген искәрткән.
Моңа кадәр Владимир Путин, санкцияләргә кагылып, беркем дә барлык ишекләр һәм тәрәзәләрне ябып бетерә алмаячак, дигән иде.


Фикер өстәү