Россия Мәгърифәт министрлыгы май аенда барлык мәктәпләргә кесә телефоныннан файдалану буенча рекомендацияләр җибәрәчәк. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдергән, дип яза ТАСС. Министр әйтүенчә, әлеге киңәшләрне тотаргамы-юкмы икәнен 1 сентябрьдән һәр мәктәп үзе хәл итәргә тиеш.
– Дәрестә укучыларның игътибарын читкә юнәлтмәс өчен, мобиль телефоннарны мәктәпкә яки сыйныфка керер алдыннан җыеп куярга кирәк дип саныйбыз. Уку өчен кирәк булганда, укытучыларның соравы буенча гына аннан файдаланырга киңәш итәбез, – дигән Кравцов.
Социаль челтәрләрдә утыручылар бу хәбәрне белеп алуга, шундук капма-каршы ике лагерьга бүленгән. Берәүләр, “балаларга фәннәрне үзләштерү өчен шулай әйбәтрәк булачак”, дип өметләнсә, икенчеләре моңа канәгатьсезлек белдергән. Болары: “Дәреслекләр белән шыплап тутырылган ранецның авырлыгын үлчәп, бераз уйга калсалар әйбәтрәк булыр иде”, “Гадәттән тыш хәл килеп туганда бала беркемне дә ярдәмгә чакыра алмаячак бит! Ә безнең мәктәпләр һәм институтларда ниләр генә булмый!”, “ Миңа балам белән элемтәдә торырга кирәк”, дигәнрәк фикерләр калдырган.