Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты

Очрашу энергетика һәм энергия саклаучы технологияләр буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды.

Татарстан Президенты республиканың Кемерово өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. Бүген Кузбасс илнең иң эре индустриаль үзәге санала. Бу төбәктә күмер табу, металлургия, химия сәнәгате үсеш алган. “Татарстан белән Кемерово өлкәсе – ике көчле төбәк. Һәркайсының төрле үз өстенлекләре һәм төрле өлкәләрдә казанышлары бар”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. Ул ике төбәк арасындагы товар әйләнеше күләмен арттырырга, җитештерү кооперациясен үстерергә тәкъдим итте.

Моннан тыш очрашуда инновацияләр һәм инвесторлар белән эшләү тармагында хезмәттәшлек мөмкинлекләре, кадрлар әзерләү, цифрлаштыру тармагында хезмәттәшлек, уңайлы шәһәр мохитен үстерү, авыл хуҗалыгы, туризм тармаклары турында да сүз булды. Аннары Рөстәм Миңнеханов Сергей Цивилевка “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.


Фикер өстәү