Якшәмбе көннәрендә азык-төлек кибетләре эшен чикләмәкчеләр

Россиядә, фермерларга үзләренең товарларын күбрәк сату мөмкинлеге бирү өчен, ял көннәрендә азык-төлек кибетләре эшен чикләргә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасы депутаты Олег Матвейчев сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта RT яза.

Депутат фикеренчә, хәзерге вакытта азык-төлек ярминкәләре бик аз урыннарда гына оештырыла яки “экологик ризык” белән кызыксындыруга гына кайтып кала. Гипермаркетларның эш вакытын чикләү кешеләрне, ярминкәләрне күбрәк урыннарда оештырып, кешеләрнең шунда агылуына китерер иде. Бу, әлбәттә, фермерларга зур ярдәм булачак, ди ул.

“Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече бизнеска ярдәм итү максатыннан, сезне ял көннәрендә (якшәмбедә) азык-төлек гипермаркетларының эш режимын чикләү турында закон проектын кертүнең максатка ярашлылыгы мәсьәләсен каравыгызны сорыйм”. – диелгән хатта.


Фикер өстәү