Татарстанда коронавирусның 232 яңа очрагы расланган

Узган тәүлек эчендә Татарстанда 232 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган, 26 кешене хастаханәгә салганнар. Авырулар арасында 25 бала да бар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар җиткерде.

Йогышлы чирнең яңа очраклары бер тәүлектә Татарстанның 35 районында расланган. Бу юлы исемлекнең башында Казан (72 очрак), Чаллы (25 очрак) һәм Әлмәт районы (18 авыручы) тора.

Гомумән алганда, Татарстанда Covid-19 белән бәйле пандемия башланганнан бирле коронавируслы 143 063 кеше теркәлгән. Шулар арасында 136 939 авыручы савыккан, 235 кеше кичә сәламәтләнгән. 1962 кеше вафат булган, узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән, дип хәбәр ителә ведомство хәбәрендә.

Коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын 2 519 019 татарстанлы ясаткан, шулар арасында 1 926 325 кеше вакцинаның икенче компонентын да кадаткан. Ревакцинацияне 294 412 кеше үткән.

 


Фикер өстәү