Мишустин пенсия һәм социаль иминиятнең бердәм фондын булдырырга кушкан

Хөкүмәт пенсия һәм социаль иминиятнең бердәм фондын булдыру өчен норматив база эшен активлаштыра. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тиешле йөкләмәне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бирде.

«Фонд эшенең хокукый, оештыру һәм техник әзерлеге 2023 елның 1 гыйнварына тәэмин ителергә тиеш», — диелгән Хөкүмәт сайтында.

Берләштерү социаль түләүләр алу процессын тизләтәчәк. Шулай ук бердәм түләү белән күчерү күздә тотыла торган иминият кертемнәренең бердәм тарифын кертү дә карала. Гражданнарның барлык хокуклары саклана һәм тулысынча гарантияләнә, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү