9 процентка кадәр киметелгән ташламалы ипотеканы кайчан алырга мөмкин булачагын әйттеләр

9 процентка кадәр төшерелгән ставкалы ташламалы ипотекаларны якын көннәрдә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу хакта төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин белдерде, дип яза «Российская газета».

«Якын көннәрдә ул безнең илнең барлык территорияләрендә һәм төбәкләрендә төзелеш этабында торак сатып алырга теләгән барлык категория гражданнар өчен 9 процент булачак», –  диде ул.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын ел ахырына кадәр озайтырга һәм аның буенча ставканы 12 дән 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте.

 

 


Фикер өстәү