Кичә Чаллының Мәскәү проспектында урнашкан бер кибеттә көндезге берләр тирәсендә өлкән яшьтәге хатын-кызның хәле начарлана. Сәүдә ноктасы администрациясе мәгълүматларына караганда, ул идәнгә егылган.
Стаучылар медицина хезмәткәрләрен һәм полиция чакыра. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче хатын-кыз үлгән.
Тикшерү барышында 71 яшьлек хатын-кызының 52нче комплекста яшәве ачыкланган.
Үлемнең сәбәбе ачыклана.