Балалар бакчасына кереп 2 баланы, 1 тәрбиячене үтергән кешенең кем булуы ачыкланган

Ульяновск өлкәсенең Вешкаймдагы балалар бакчасына атыш оештырган кешенең кем булуы ачыкланган — 26 яшьлек Руслан Әхтәмов.

Аны киемнәре буенча әнисе таныган. Җинаятьнең сәбәбләре билгеле түгел. Атучы ике баланы һәм тәрбиячене үтергән. Хатын үтерүчене туктатырга тырышкандыр, мөгаен. Бакчаның тагын бер хезмәткәре Елена Карпова яраланган. Ул хастаханәдә.

Ир балалар бакчасы урнашкан урамда яши. Аның 2013 елдан психиатрия хастаханәсендә исәптә торуы билгеле. Танышлары ир-атны аралашмаучан кеше буларак тасвирлый.

Һөҗүмче корал хуҗасы (ул аның исеменә теркәлгән) Александр Дронин белән бергә мылтыктан атарга җыенган. Шулай ук алар белән урманга үтерүченең әтисе Рушан Әхтәмов та киткән була.

Полиция хезмәткәрләре мылтык хуҗасы һәм аның машинасын эзли. Пенсионер элемтәгә чыкмый. Тикшерүчеләр Әхтәмов өлкән кешене үтергән һәм коралын алган дип фаразлый.


Фикер өстәү