Ураза бәйрәме алдыннан Казанда Кол Шәриф мәчетенә керү чикләнә

Ураза гаете алдыннан Казанда Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябылачак. Мәчеткә 1 майның 19:00 сәгатеннән 2 майның 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак. Бу бәйрәм намазы уздыру белән бәйле, дип хәбәр итте Казан мэриясе порталы.

Казан Кремленә килергә теләүчеләрнең барысыннан да маршрутны планлаштырганда мәчеткә кереп булмавын исәпкә алуны сорыйлар, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 2 майда маршрутлары шәһәр мәчетләре янында уза торган автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 сәгатьтә йөри башлый.

Моннан тыш, 30 апрельдә X Республика ифтары кунаклары өчен Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары йөри.


Фикер өстәү