Арчада «Тукай марафоны»на старт бирелде

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Арча районында «Тукай марафоны-2022» йөгерү ярышы башланды.

Марафон шагыйрьнең исемен һәм иҗатын мәңгеләштерү, яшь буынга җиткерү максатында уза.

Оештыручылар сүзләренчә, марафонда Арча, Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә районнарыннан һәм Казаннан йөгерешчеләр катнаша. Мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр — 11 км, олы яшьтәгеләр 24 км араны үтәчәк. Марафонда 15 яшькә кадәрге спортчылардан башлап, 50 яшьлек һәм өлкәнрәк йөгерешчеләр катнаша.


Фикер өстәү