«Казан утлары» журналы бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Тантана 25 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге академия театры бинасында узды. Артистларыбыз башкаруында әдәби әсәрләр, спектакльләрдән өзекләр, җыр-моң, иҗат  әһелләренең истәлекләре, фикерләре аша тарих барланды, киләчәк күзалланды, хәтер-хатирә бер сулышта күңелгә ятышлы үте: уйландырды да, дулкынландырды да, урыны-урыны белән елмайтты да.

«Казан утлары» тел, милләт сагында торучы, нинди генә авыр елларда да кыйбласын югалтмаган, халыклар арасында дуслык-туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыруга, әдәби мөнәсәбәтләр урнаштыруга әдәби әсәрләр аша саллы өлеш керткән журнал ул, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. – Алга таба да көчле язучылар кирәк, алар язганнарны яратып укучылар кирәк. Буыннар чылбыры һич кенә дә өзелергә тиеш түгел».

Марат Готыф улы Рөстәм Галиуллин җитәкчелегендәге иҗат коллективына Татарстан Президентының һәм Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Юл башы. Йөзек кашы

Хәзерге «Казан утлары» – ХХ башында нәшер ителгән «Әл-гасрел җәдит», «Шура», «Аң» журналларының лаеклы дәвамчысы. Журналның юл башы 1922 елдан «Безнең юл» басмасы нәшер ителә башлаудан исәпләнә. Берничә тапкыр исемен алыштыра. Хәзерге буынга ул «Совет әдәбияты», «Казан утлары» исемнәре белән мәгълүм. Галимнәребез билгеләп үткәнчә, әдәби «калын журнал» (бу халык күңеленә кергән төшенчә) милләттәшләребезнең иҗади фикерләвен, милли үзаңын ныгыткан, рухи маяк хезмәтен үтәгән. Милләтебезнең якты көзгесе, йөзек кашы, дөньяга сибелеп яшәүче кан кардәшләребезгә нур өләшүче. Йөзьеллык уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә дәвамында да әлеге фикер  үтемле яңгырады. Моннан нәкъ йөз ел элек «Безнең юл» журналының беренче санында Зәйнәп Бәшированың «Безнең юл» дип исемләнгән шигыре дөнья күрә һәм ул, әйтерсең лә, басманың озын гомерле, катлаулы һәм гыйбрәтле, шанлы-шөһрәтле булачагын алдан күрә, фаразы рас килә.

Әнә шунда таулар арасыннан

Боргаланып күренә безнең юл.

Киткән аның очы әллә кая,

Шактый ерак, байтак, озын юл…

Журналның тарихы зур, мирасы бай, рухи йөзе саллы, республикабызның  медиа кырында тотрыклы урыны, даими укучысы, көтеп ала торган дуслары бар. Шунысы да игътибарга лаек: каләм әһелләренең иҗатына дәрт өстәү максатыннан күп кенә әдәби бәйгеләр дә үткәрелә, дәүләт гранты мөмкинлекләреннән дә нәтиҗәле файдаланыла. Кесәгә сыярлык китаплар чыгару да юбилярларыбыз башлангычы, бу «Татмедиа» булышлыгы белән эшләнә һәм укучыларда кызыксыну, яклау тапты.

Язучылар үзләре дә, яшьләр дә укысачы

Шөкер, редакция папкалары әдәби әсәрләр белән шыплап тулган. Бу бик куанычлы хәл. Әмма борчылу да бар: язучылар язуын яза, тик каләм әһелләре үзләре укымый, бер-берсенең әсәрләре белән дә кызыксынмый. Әсәрен редакциягә китереп бирә дә шуның белән эше төгәлләнгәнгә исәпли. Төзәтү, кыскарту, тулыландыру аларның вазыйфасы түгел, янәсе.

Әйе, тарихны барлау – үтә изге гамәл, әмма укучылар саны күзгә күренеп кимегәндә өметле киләчәк булырмы соң? Мондый борчылу матбугат чараларының берсен дә  читләтеп узмый. Йөз еллык уңаеннан үткәрелгән бик күп чараларда – укучылар белән очрашуларда, матбугат конференцияләрендә, әңгәмәләрдә «Казан утлары» хезмәткәрләре төп акцентны киләчәгебезнең якты, өметле булачагына басым ясады. Безне өмет яшәтә.

Габделбәр Ризванов

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:

«Бер гасыр дәвамында төрки дөньяда, Бөтенроссия күләмендә иң абруйлы, иң өлкән басмаларның берсе булган, халкыбызның чын мәгънәсендә җан азыгы, тугры юлдашчысы һәм киңәшчесенә әверелгән, татар әдәби хәрәкәтенең әйдәп баручы рухи байрагына әйләнгән «Казан утлары»ның бүген дә Россиядәге калын әдәби журналлар арасында иң зур тиражлы булуы, мәдәни тормышыбызда мәртәбәле урын биләве аның нигез ташларының ныклыгыннан, редакция эшендә катнашкан шәхесләрнең милләтебезгә ихластан хезмәт итүеннән килә.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

«Журналның һәр санын укып барам. Романмы ул, повестьмы, шигырь, хикәяме – уңышлы әсәргә юлыксам, журнал битендә билгеләп куя торган гадәтем дә бар. Соңгы вакытта яшьләр иҗаты куандыра».

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

«Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басма буларак, журнал бүген дә үз миссиясенә тугры. Ул бүген дә әдәби процессның байрагы! Туган телебезне, мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, әхлак кануннарын саклап калу, үстерү, татарны мәдәниятле, мәгърифәтле итү юлында авыр йөкне төпкә җигелеп тарта. Милләттәшләребезнең күңел җәүһәрләрен, рухи кыйммәтләрен барлап, халкыбызның рухын саклап тора».


Фикер өстәү