Татарстанда «мәктәпкә балаларны туракларга» дип килгән 82 яшьлек бабайны тоткарлаганнар

Әлеге хәл 25 апрельдә Яшел Үзән районының Сафоново авылында булган.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз 82 яшьлек күршесенең, кулына балта белән пычак тотып, урам буйлап баруын күргән. Ул ир-атның кая баруын сораган. Пенсионер «мәктәпкә балаларны туракларга» барам дип җавап биргән.

Хатын-кыз шунда ук Әйшә мәктәбе директорына һәм 112 бердәм номерына шалтыраткан. Директор барлык ишекләрне дә бикләргә кушкан һәм шулай ук полициягә хәбәр иткән. Ир-ат, мәктәпкә килеп, тәрәзәгә шакырга тотынган.

Агентлыкка билгеле булганча, полицейскийлар пенсионерны тоткарлаган. Аның кулында балта да, пычак та түгел, ә газета булган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, пенсионерны психиатрия хастаханәсенә озатканнар.


Фикер өстәү