Казанда бенрничә гаражның арткы стеналары җимерелгән

Казанда Зур Урамда гараж комплексында берничә гаражның арткы стенасы өлешчә җимерелеп төшкән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коткаручылар кинологлар белән бергә ишелгән өемнәрне тикшергән. Зыян күрүчеләр юк. Җимерелгән урынны район хакимияте вәкилләре карап чыкканнан соң, алдагы эшләр турында карар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү