Кәгазь кыйммәтләнү сәбәпле, студентларга дипломнарын электрон рәвештә тапшырырга рөхсәт итәчәкләр

Россиянең югары уку йортлары, кәгазь кыйммәтләнү сәбәпле, студентларга дипломнарын электрон рәвештә тапшырырга рөхсәт итәчәкләр. Россия Фән һәм югары белем бирү институты шул хакта белдергән.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, бу карар цифрлаштыру буенча бик озак барган эш нәтиҗәсе булып тора.
– Диплом эшен электрон рәвештә әзерләү, яклау һәм тапшыру мөмкинлеге мәсьәләсен вузлар үзләре хәл итәчәк. – диелгән министрлыкта.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россиянең матбугат тармагы өчен кәгазь кытлыгы булмавын белдерде. Китап һәм газета-журнал индустриясе илебездә җитештерелә торган кәгазь сортларын кулланачак.


Фикер өстәү