Татарстанда яшәүчеләр беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать урыннарын билгеләүдә катнаша ала

Татарстанда яшәүчеләр 15 апрельдән 30 майга кадәр киләсе елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать урыннарын билгеләү мөмкинлегенә ия.

Парк-сквер һәм яр буйларыннан тыш, 2023 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылачак ишегаллары өчен дә тавыш бирергә мөмкин.  Сораштыруда республикадан 115 меңнән күбрәк кеше катнашкан инде. Шуның 66 меңнән артыграгы киләсе елда тәртипкә салу өчен ишегалларын сайлап алган. Тавыш бирүдә әлегә Казаннан – 20 мең чамасы, Чаллыдан – 15 мең, Әлмәттән – 7 мең һәм Түбән Кама районыннан 6 мең кеше катнашкан. Шулай ук Ютазы, Тәтеш һәм Теләче районнарында яшәүчеләр дә бик теләп тавыш бирә.

Сүз уңаеннан, быел 14 яшьтән зуррак үсмерләр дә сораштыруда катнаша ала. Башлангыч нәтиҗәләргә караганда, яшьләрдә зур кызыксыну тудыра бу. Тавышларның биштән бер өлешенең аларга туры килүе шул хакта сөйли.


Фикер өстәү