Май бәйрәмнәрендә “Пушкин картасы” ияләренә махсус чаралар әзерләнгән

Татарстан “Пушкин картасы белән май бәйрәмнәре” акциясендә катнаша. Бу турыда “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте.

Чаралар 30 апрельдән 10 майга кадәр планлаштырылган. “Пушкин картасы” ияләре өчен махсус программага театраль премьералар, концертлар, күргәзмәләр, Татарстанның музей-тыюлыкларына экскурсияләр керә. Республиканың күп кенә музейларында балалар һәм, өлкәннәр өчен квестлар оештырылачак.

Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән исемлектән күренгәнчә, Татарстанның буенча 160ка якын чара узачак. Алар белән әлеге сылтама  аша танышырга мөмкин.


Фикер өстәү