Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты Гөлшат Шәрәпова: “Хәзер ышандым инде”

Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле вокалчы артисты Гөлшат Шәрәповага “Татарстанның халык артисты” дигән исем бирелгән. Җырчы Казан музыка училищесын тәмамлауга ук ансамбльдә эшли башлый.

– Ансамбльдә эшләүче артистларны бик белеп бетермиләр бит инде ул. Эстрада җырчысы түгел инде без. Әмма эшебез уртак – татар халкына хезмәт итәбез. Ансамбль белән 40 тан артык илдә чыгыш ясадык, – ди ул. – Еллар узган саен күңел хезмәтеңә нәтиҗә ясауларын көтә. Мактаулы исемнәр алу шул бит инде ул. Мин бик шатмын. Баштарак мактаулы исем биргәннәр дигәч, ышанмыйча тордым. Бүген ышандым инде.


Фикер өстәү