Риман Гыйлемханов: «Ниләр җитмидер күңелгә»

Ульян якларында шифаханәдә ял итеп ятыш. Ашау-эчү әйбәт, кешеләр ягымлы, тагын ни кирәк инде! Әмма күңелгә нидер җитми. Ике атна буе бер генә татар җыры да ишетмәү читен, кайчак үземне зур тормыштан изоляцияләнгән кебек хис итәм. Дәваланучылар арасында татарлар очраштыргалый, тик алар күбрәк русча сөйләшергә тырыша, акыллырак, «грамотныйрак» күренәселәре килә, ахрысы. Мин аларга үпкәләмим, хакым да юк. Рус мохитендә яшәүне кулай күрәләр икән, яшәсеннәр. Андыйларга кайда гомер итү мөһим түгел. Миңа исә читкә чыгып керү ­ дөнья күреп кайту өчен генә кирәк. Җырда җырланганча, «читтә бәхет тапмам».

Ундоры шифаханәсе чит җир түгел. Иң әүвәл җирле халыктан «Ундоры» дигән сүзнең каян килеп чыгуы турында сораштым, күбесе аптырап калды. Шунан рус кардәшләремә «ликбез» үткәреп алдым. «Ундоры»ның «ун дару» дигән сүздән килеп чыкканын әйттем. Әле XVII гасыр башларында ук монда татарлар яшәгән, шушы тирәләрдә шифалы сулы ун чишмә агып торган, татарлар чишмә суын даруга тиңләгәннәр, аны төрле зәхмәтләрдән арыну өчен кулланганнар, дидем. Әлбәттә инде, Явыз Иван фәрманы белән татарларның зур елга буйларыннан куылуларын сөйләп тормадым. «Татарлар моннан киткән, ә авыл исеме «ун дару»дан «Ундоры»га үзгәртелеп яшәп калган», – дидем. Урыс кардәшләр: «Да… интересно», – диештеләр. «Кому как» инде.

Ике арада бернинди дә бәхәс купмады. Миңа бик үк сокланып булмаса да, хөрмәт белән карадылар кебек, спасибо, кәнишне.

Тик күңел барыбер бик үк тыныч түгел. Тукай әйтмешли, «миңа бар да ят монда». Ашханәдә бер өстәл янына утырып ашаган татарларыма хәтле урысча сөйләп азапланалар. Ә менә Уральск шәһәреннән ял итәргә килгән казах егете Телек (Теләк) минем белән татарча сөйләшергә азапланды.

Хөрмәт йөзеннән мин дә белгән кадәр казах сүзләрен кулланырга тырыштым. Кыскасы, бик якынайдык без аның белән. Телек миннән дүрт көнгә иртәрәк кайтып китте, китәсе көнне таң тишегеннән бүлмәгә саубуллашырга керде, Уральскига кунакка чакырды. Насыйп итсә, барырмын, ни дисәң дә, Уральск – газиз Тукаебыз 12 ел яшәгән, шагыйрь булып өлгергән шәһәр.

Тукай рухы калган җирләр минем өчен генә түгел, бөтен татар өчен чит-ят була алмый. Шуңа күрә Уральскида күңелем бәргәләнмәс, киресенчә, рухи яктан тагын да баеп кайтырмын. Ульяндагы рус кардәшләр дә: «Еще приезжайте!» – дип калды үзе. Әмма монда  тәнгә сихәт кенә алам шул.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү