Казанда чебиләр кайда сатыла?

Мин Усады бистәсендә үз йортым белән яшим. Чебешләр алырга теләгән идем. Казанда каян табарга була икән аларны?

Нәсимә Ибраһимова, Казан

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең матбугат үзәге:

– Казанда кошчылык фабрикаларыннан китерелгән тере йорт кошлары “Казан” агросәнәгать паркында гына сатыла. Төгәл графигы юк. Кайчан китерүләре турындагы мәгълүматны матбугаттагы реклама аша (казанлылар мондый игъланнарны “Эфир” телеканалындагы “бегущая строка”дан күрә ала), эшмәкәрләргә яки турыдан-туры кошчылык фабрикасына шалтыратып белеп була. Шулай ук бик сирәк кенә булса да, китереп сатучыларны Мәскәү базарында да очратырга мөмкин. Чебиләр көннәр җылынгач кына сатуга чыгачак. Һәр партия кош өчен ветеринария рөхсәте алына. Кош-корт сатып алганда белешмәне сорарга киңәш итәбез.

Чебинең әтәчме, әллә тавыкмы икәнлеген ничек белергә?


Фикер өстәү