Чебинең әтәчме, әллә тавыкмы икәнлеген ничек белергә?

Ел да бер проблема белән очрашам. Тавык дип алган чебешләрнең күпчелеге әтәч булып чыга. Әтәчне тавыктан ничек аерырга икән?

Гөлмәрьям Исмәгыйлева, Әтнә районы

Белгеч Зөлфия Шәйхелисламова:
– Бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, ә кайсы тавык икәнен аягыннан эләктереп күтәреп карап белеп була. Тавык булса – башка аска яшерә, әтәч булса, киресенчә, өскә күтәрә.

Пипелдәп торсыннар: чебеш сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?


Фикер өстәү