Пипелдәп торсыннар: чебеш сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Чебешләрне саный башладылар. Авыл халкы зур-зур әрҗәләр тотып,  инкубаторларга ашыга. Барсына да яхшысы кирәк. Белгечләр сатып алучыларга  пипелдәп торган бәбкәләр алырга киңәш бирә. Алдың ди, аны алга таба ничек  көр итеп үстерәсе? Аксубай районында бу өлкәдә 18 ел буе эшләүче Гатиннар инкубаторында моның серләренә төшенеп кайттык.

Без инкубатордагы иң күңелле вакытка туры килдек. 21 көн буе борынлаган чебиләр чыккан. Йоп-йомры, сап-сары үзләре. Аларны кулга алып яратасы, томшыкларыннан үбәсе килә.   Гатиннар   «кайнар» чебиләрне тиз-тиз генә йомырка кабыкларыннан аралый.

– Сезон башланды. Бик шатлыклы көн бүген. Өченче партия чебешләр чыкты. Иртәгә Шәрбән авылындагы  үзебезнең фермага 20 мең чебине озатабыз. Аларны бер айлык итеп үстереп сатабыз. Калганын район халкы килеп ала, – ди  Зөлфия Гатина.

Бу эшкә  2003  елда ук тотынганнар. Моңа кадәр Чаллыда яшәп, туган якларына кайткач, инкубатор тоту  идеясе килгән.  Кошчылык өлкәсендә эшләгәч,  яңа эшкә тотыну алай кыенлык тудырмаган. Ире Вәлит инкубаторда оператор булып эшләгән икән. Башта Яңа Аксубай авылындагы  колхозның инкубаторын бер ел арендалап торырга туры килгән. Аннан үзләренә  сатып алып, райондагы ташландык бинаны төзекләндереп бизнесларын шунда  күчергәннәр. Бу вакыт эчендә  Шәрбән авылында 35 мең чебешкә исәпләгән ике ферма төзегәннәр. Анда улы белән килене эшли икән. Чебешләрне бер айлык итеп үстереп саталар. Тырышсаң, акчасы да бар.

Йомыркаларны элек Татарстанныкын алсалар, хәзер Чехия, Венгрия, Төркиядән кайтарталар икән. Махсус җайландырылган, температурасы көйләндерелгән техника белән 10 көн эчендә кайтып җитәләр. Аны йә Казанга,  йә Самарага барып алалар.  Йомыркаларын алдан алып куя торган гадәтләре юк.

Гадәттә, унар мең, авылга фермага кирәк булганда утызар меңгә заказ бирәләр. Бу  –сезонга 180 мең бройлер йомыркасы дигән сүз. Каз-үрдәк – республикадагы  «Рамай», «Кощак» токымнары. Барлыгы 20 мең каз, 10–15 мең үрдәк, 7–8 мең күркә чыгарталар. Соңгысы  – «Канадский». Атна саен чебешләр, бәбкәләр чыгып тора икән.

Йомырканы тезәләр, инкубаторга утырталар. Тавык – 21, үрдәк – 28, казлар 30 көн эчендә чыга. Әгәр 70–80 проценты уңышлы булса, хуҗалар шуңа да бик риза. Дымлылык, температураны  гел карап торырга кирәк. Инкубаторда  төнлә дә азык, су, утны контрольдә тоталар.

Узган ел бер айлык чебешләрне 200 сумнан сатсалар, быел 30 сумга артыр дип торалар. Әлегә төгәл бәя куймаганнар. Тәүлеклек чеби – 75, каз – 220, күркә – 280 сум. Каз, үрдәкләргә иртәрәк әле, алар май аенда чыгачак.

– Кешеләр үзләре сайлап ала, күңелләренә ошамаганын калдыралар. Сатып алганда башыннан сыйпау, томшыгыннан үбү кебек  ырымнарга ышанган кешеләрне белмибез. Тәрбияли белгән кеше беркайчан да зарланмый. Чебиләрне дә сабый бала кебек карарга кирәк.  2–3 айда җитешәләр, – диделәр инкубаторда.

 

Чебеш, бәбкә алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

  1. Җанлы булып, пипелдәп торсыннар.
  2. Эче кергән булсын. Кермәсә, авыру дигән сүз. Алар озак яшәми.
  3. Арт ягы  коры, чиста булсын.

Чебешләрне өйгә алып кайткач, ничек тәрбияләргә?

  1. Коры, чиста урынга урнаштырырга.
  2. Алларында һәрвакыт су һәм азык торсын. Алар тәүлек буе ашыйлар.
  3. Беренче көннәрдә температура 30–32 градус булса, бер атнадан соң 1–2 градуска  киметә барырга.
  4. Суыкны, җилне яратмыйлар.
  5. Витаминлы катнаш азык бирергә. Сөт эчләрен җибәрергә мөмкин.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

 

 

 

 


Фикер өстәү