Татарстанда 21 яшьлек егет үлеме алдыннан хат язып калдырган

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, бүген, иртәнге алтыда, полиция бүлегенең кизү частенә Чаллының Җиңүнең 40 еллыгы урамында урнашкан Гараж-төзүчелек комплексының каравылчысы шалтыратып куркыныч табылдык турында хәбәр иткән.

Соңрак егетнең үз-үзенә кул салуы мәгълүм була. Тикшерү барышында аңа 21 яшь булуы ачыклана. Ул үлем алдыннан хат язып калдырган, анда: «Хушыгыз, егетләр…», диелгән булган.


Фикер өстәү