Май бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортында Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләячәкләр

Май бәйрәмнәре көннәрендә Казанның җәмәгать транспортында Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе порталлы хәбәр итә.

1 нче майдан Казан автобусларында һәм трамвайларында сугыш геройлары турында мәгълүмат белән аудиоязмалар яңгыраячак. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, Т атарстан башкаласында 19 тукталыш мәйданчыгы сугыш геройлары исемнәре белән аталган. Аудиоязмалар 5 нче һәм 18 нче маршрут автобусларында, шулай ук 5 нче һәм 5а маршрутлары трамвайларында яңгыраячак.

Проектны Казанның Транспорт комитеты Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Татмедиа» мәгълүмати агентлыгы белән берлектә гамәлгә ашырган.


Фикер өстәү