«Эш булмагач, халык читкә китеп бетте»

Исәк җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова шулай ди. Бу җирлеккә өч авыл керә: Әлки, Әнкәбә, Исәк. Җирлектә 493 кеше пропискада тора, яшәүчеләр саны – 341. Әле берничә ел элек кенә авыллары бетә дип торганнар. Мәктәпләре ябылган, кибетләренә йозак эләсе булганнар.

– Эш булмагач, халык читкә китеп бетте, – ди җирлек рәисе. – Шөкер, хәзер бар да башкача инде. Авылыбызга Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров җан кертте. Мәктәп бинасында тегү цехы ачылды. Анда 11 авылдашыбыз эшкә урнашты. Кибетебез кабат эшли башлады. Әле безнең авылда кафе да бар. Анда бәйрәмнәр уздыралар.
Исәктә 2020 елда күркә фермасы эшли башлаган. Авылдашлары аның өчен Илдар Гыймаловка рәхмәт укый. Ул фермада бройлер тавыклар да үстерәләр. 8 хатын-кыз шунда эшле булган. Әле күптән түгел генә сыер фермасы ачканнар. Анысы Рәмис Хәсәнҗановныкы икән.

Кибетләре дә шәһәрнекеннән ким түгел. Җаның ни тели шул бар. Кафеда пешерелгән камыр ризыкларын да кибетче Эльмира Дәүләтшина сата икән.
– Кафеда эшләүчеләр әле генә кайтып китте. Кайнар пироглары бар. Ниндиен бирим? – ди сатучы.

Монда пешкән ризыкны тиз алып бетерәләр икән. Ярымфабрикатларны да сорап кына торалар, ди.
– Авыл кешесе районга барып йөрмәсен өчен, барлык кирәк әйберне кайтартабыз. Ипине көн дә китереп торалар. Безнең кафе кызлары пешергән пирогларны күрше авыллардан, Чувашиядән дә килеп алып китәләр. Авыл терелгәнгә сөенәбез. Без моның өчен Ирек абыйга рәхмәтле. Бөтен кешене уйлаган ул. Күпме эшсез яшьләрне ашлы итте. Балалар мәйданчыгы да ясатып куйды. Аңа рәхмәттән башка сүз юк, – ди кибетче.
Ирек Закировны туры китерә алмадык без. Соңыннан телефон номерын табып шалтыраткан да идек. Тик ул сөйләшергә теләмәде. «Сөйләрлек эш эшләмәдем әле», – дип чикләнде.
Үзе тыйнак булса да, ике авыл халкы да бары аны гына сөйли. Дөрестән дә, авылда ут сүнмәү бәхет бит ул! Яшәсен генә! Кибетләре гөрләп эшләп тора, мәдәният йортларында бәйрәмнәр уза. Бүген эшсез өйдә ятучылар юк. Һәр йорт саен бишәр сыер асрыйлар. Сөтне килеп җыялар. Бакчаларда буш тормый монда. Маллар өчен чөгендерен утырталар, печән чәчәләр икән.
Күтәренке кәефле авыл кешеләрен күптән очраткан юк иде инде. Шатлыклары эчләренә сыймый аларның. Кешегә авылы кирәк шул. Үзебез дә ял җиткәнен көтеп кенә торабыз бит…

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү