Бүген Арчада Россиядә беренче Гагарин ярминкәсе узды

Бүген Арчада Җиңү паркы каршындагы мәйданда Россиядә беренче Гагарин ярминкәсе гөрләде. Бу тарихи чара җыр-бию, күңелле музыка белән үрелеп барды. Сатуга арзан бәядән бәрәңге, ашлык, печән, салам, орлыклар һәм башка авыл хуҗалыгы товарлары куелды.

Гагарин ярминкәсе быел Арчада беренче тапкыр үткәрелә, – ди «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов. – Киләчәктә ул бөтен республикага, башка төбәкләргә дә таралыр дип уйлыйм. Бу чара, бар халык өчен орлык бәрәңгесе әзерләргә вакыт, дигәнне аңлата. Ярминкәдә төрле сортлы, сыйфатлы орлык бәрәңгесе сатып алырга мөмкин. Бүгенге вазгыятьтә бу бигрәк тә мөһим.

Хәлил Шәйхнурович Гагарин ярминкәсенең орлык бәрәңгесенә нинди катнашы бар икәнлеген дә аңлатты.

1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин Самара өлкәсенең татарлар яшәгән Смеловка авылы янындагы басуга төшә. Ә бу вакытта Әнихәят апа  6 яшьлек оныгы Румия белән бәрәңге утыртаторган була.  «Әбекәй, кара әле, ике баш төшә», – дип күреп ала кызчык. Ике баш дигәне ике парашют була. Аның берсендә Юрий Гагарин, икенчесендә – төшү аппараты була. Шул көннән Әнихәят апа, һава торышы нинди булуга карамастан, басуга бәрәңге төртеп керүне гадәткә кертә. Бу традицияне оныгы Румия дәвам итә , — дип сөйләде ул.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү