Путин Россиянең санкцияләргә җавап чаралары турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин «кайбер чит ил дәүләтләренең һәм халыкара оешмаларның дус булмаган гамәлләренә бәйле рәвештә, җавап буларак махсус икътисади чаралар куллану турында»гы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Указның тексты нигезендә, федераль дәүләт хакимияте органнарына, ил субъектларының дәүләт хакимияте органнарына, башка дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына, Россия юрисдикциясендәге оешмаларга һәм физик затларга санкциягә эләккән затлар белән алыш-биреш ясау (шул исәптән тышкы сәүдә контрактлары төзү) тыела.

Шулай ук продукция һәм чималны санкциядә булган затлар файдасына Россиядән читкә чыгару тыела.

Путин Россия хөкүмәтенә 10 көн эчендә санкциягә эләккән затлар исемлеген расларга кушты.


Фикер өстәү