Роза Ихсанова: «Әби бәхете – кияүдән»

Роза Ихсановага багышлап кияве махсус җыр башкара хәтта. Нинди була икән ул «алтын теща» дип әйтерлек хатын-кыз? Буаның Югары Наратбаш авылына баргач, таныштык без Роза ханым белән. 71 яшендә булса да, әле дә авыл кибетендә сатучы булып эшли ул.

– Әти иртә үлеп китте. Ул чакта 38 яшьлек әнием 4 бала белән тол калды. Иң зурыбызга – 15, кечебезгә 7 яшь иде. Әнигә гел ярдәм итә идек. Сигез яшемдә басуда чөгендер эшкәртә идем инде мин. Эштән курыкмадым. Гомерем буе эш аты булдым, – ди Роза апа. – Ирем зур таяныч булды. Беркайчан да ирләр эшен эшләтмәде. Без Фиргатем белән бер класста укыдык. Бер партада утырдык. Озакламый бергә яшәвебезгә 50 ел була инде.

Кечкенәдән бер-берләрен белгәч, гаилә корып җибәрү авыр булмаган. Өстәвенә Роза апаның каенатасы да, каенанасы да бик тә акыллы, дини, тәрбияле кешеләр булган. Гаиләдә хөрмәткә урын зур булган. Әнә шул сыйфатларны әти-әниләрдән – балаларга, алардан оныкларга күчерергә тырышалар. Дүрт балаларын да кооператив техникумда укыта Ихсановлар. Диләсе белән Гүзәле әниләре төсле Казанда белем ала, игезәкләре Рамил белән Рамиләсе Буада укып чыга.

– Балаларымның тормышы өчен сөенеп туя алмыйм. Атлаган саен шөкер кылам. Кияүләрем дә, киленем дә үзебезгә охшап килде. Өч кияүне дә улларым кебек күрәм. Кайтып керүгә, үзләре белеп эшкә тотыналар. Моны эшләгез, тегене эшләгез, дип аптыратмыйм. Әмма кияүләр әллә кайдан эш табалар. Киленемне дә ял иттерергә тырышам, – ди Роза апа. – Мине ник яраталар дисеңме? Кирәкмәгән җиргә кысылмаганга. Әгәр кызларым ирләре белән сүзгә килә икән, мин аларны ишетмим. Шуңа кияүләр яраталар да инде. Кызларга да, ирне ир итәргә кирәк, дип кенә  торам. Алар матур торса, безгә рәхәт.

Роза апа үзе дә, кызлары да бик яшь күренәләр. Аларга үз яшьләрен биреп  булмый. Сере нидә соң? Баксаң, бар да гади икән. Роза апа әйтүенчә, кешедән көнләшмичә, гайбәт сөйләмичә, тормышка шатланып яшәсәң, картаймыйсың! Ә оныклар белән бөтенләй яшәреп бетәсең! Ихсановлар, оныклар өчен дип, сыерны да бетермиләр икән. Җәйгә оныкларның дүртесе кайта дип көтәләр. Бөтенесе бергә җыелганда, 19 кеше булалар икән. Инде кызлары Дилә белән кияүләре Наил үзләре әби-бабай булган.

– Күңелем киң, өемдә урын җитәрлек. Кешеләрне яраттым. Бер сөйләшеп утыруга ни җитә?! Авылыбызның бетүен теләмим. Төннәр буе күңел белән урам буйлап йөрим. Буш йортларны саныйм. Кибет бетсә, авыл бетә, шуңа эшне ташламыйм. Кешегә бик кирәк товарларны кайтартып сатам, – ди ул. – Сатучы булмасам, җырчы булыр идем. Җырларга бик яратам. Мине кечкенәдән концертларда җырлатып йөрттеләр. Балаларым кайтса, тормышыбыз бәйрәмгә әйләнә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү