Махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен вузга кергәндә квоталар булачак

Владимир Путин махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен вузга керүнең яңа кагыйдәләре турында указга кул куйган

Указ нигезендә, Донбасс һәм Украинада махсус операциядә катнашып, яраланган, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары сынаусыз гына (белгечлек буенча өстәмә сынаулардан тыш) вузларга кабул ителәчәк. Моннан тыш мондый категориядәге балаларга махсус квоталар (вуздагы бюджет урыннарының гомуми санының 10 процентын тәшкил итә) буенча бюджет урыннарына кабул итү каралган.


Фикер өстәү