«Казан басмасы», кулъязма Коръән, фильм: Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысасында Диния нәзарәте берничә проект тормышка ашырачак

Татарстан мөселманнары Диния нәзарате аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү кысасында нәзарәт тарафыннан башкарылачак эшләр турында сөйләде.

Ирек Арсланов берничә юнәлешкә тукталды. Аның сүзләренчә, яңартылган “Казан басмасы”н әзерләү эше төгәлләнгән. Аны “Россия — Ислам дөньясы” стратегик төркеме утырышында Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итәчәк. Шундый ук исемдәге компьютер шрифты да әзерләнгән.

Кулъязма Коръән эше дә дәвам итә. Шулай ук журналистларга “Ибн Фәдлан” фильмының трейлеры да күрсәтелде.

Моннан тыш 1100 еллыкка атап Darul-Kutub.com электрон китапханәсен яңарту да ниятләнә. Шулай ук Диния нәзарәте проектлары исемлегендә онлайн-мәдрәсә булдыру, кыска метражлы фильмнар төшерү кебек чаралар да бар.


Фикер өстәү