Татарстанлыларның кайчан 100 мең хезмәт хакы ала башлаячакларын әйткәннәр

Республика хезмәт хакы үсеше буенча төбәкләр рейтингында 34 нче урынны алган.

Татарстан хезмәт хаклары динамикасы буенча Россия төбәкләре рейтингында 34 нче урында урнашкан. Бу хакта «РИА Новости» «РИА Рейтинг» тикшеренүе нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә. Аның нигезендә, соңгы 5 елда республикада хезмәт хакы үсешенең уртача темпы 8 процент тәшкил иткән. Сатып алу мөмкинлеген исәпкә алып, 13 елдан соң халыкның яртысының уртача хезмәт хакы 100 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана.

5,3 ел эчендә Ямал-Ненец автономияле округында хезмәт хакы шундый күрсәткечкә җитәчәк. Чукот автономияле округында һәм Магадан өлкәсендә хезмәт хакын 100 меңгә җиткерү өчен 6,3 ел кирәк булачак. Чечняда һәм Кабардино-Балкариядә хәлләр бик үк уңай түгел:  хезмәт хакын әлеге дәрәҗәгә җиткерү өчен анда 20 ел кирәк булыр дип фаразлана.

Тикшеренүдә НДФЛ түләүләре, шулай ук төбәкләрдә бәяләр аермасы исәпкә алынган. Үсеш темплары соңгы 5 елда уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә калыр дип көтелә.


Фикер өстәү